Яңалыклар

Печать

РУС ТЕЛЛЕ СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА

     19-20 ноябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус телле студентлар  өчен татар теленнән VII Республика вузара олимпиада булачак. Олимпиада нигезләмәсе буенча, чарада Татарстан Республикасының барлык югары уку йортларында белем алучы рус телле студентлар катнаша ала. Катнашучыларның саны чикләнмәгән.

    Олимпиада Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын үтәү максатларыннан оештырыла.

       Олимпиада эше ике турда оештырылачак:

I тур – лексик-грамматик һәм коммуникатив биремнәрне, текст белән эшләүне үз эченә алган язма тур;

II тур – аралашу ситуацияләренә бәйле сөйләшү туры.  Биремнәр югары белем бирү стандартларыннан чыгып төзелгән.

     Җиңүчеләр -  иң яхшы олимпиада эшләрен башкарган студентлар Филология һәм сәнгать институтының Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

      Телләр, алар – тынычлык сакчысы. Телләр ызгышларга китерми, киресенчә, телләр халыкларны тагын да берләштерә, туганлаштыра. Татар теленнән Олимпиадага катнашырга теләк белдергән студентларны рус һәм татар телләре кафедрасында көтеп калабыз.  Уңышлар сезгә!

 

Печать

интернет-тест формасында узган татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың сайлап алу туры нәтиҗәләре билгеле

Казан федераль университеты оештырган татар теле һәм әдәбияты буенча әлеге Халыкара олимпиада Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) 2013 нче елның 16-20 декабрь көннәрендә узды.

Сайлап алу турын уңышлы узганнар исемлегедә безнең университет студенты да бар. Рус телле студентлар (филолог булмаган) арасында 38 балл (95 %) җыеп  КДМУның дәвалау факультеты 1307 төркеме студенты Османов Илкен Саят оглы  икенче турга узды.

Олимпиаданың Икенче туры 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә.

Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Сайлап алу турында Кытай Төркиядән, АКШ, Бельгия, Япония, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән булган студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Волгоград , Омск, Киров, Ульяновск һәм Сарытау өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итә.

Уңышлар сиңа, Илкен!

Печать

9 апрельдә КДМУның рус һәм татар телләре кафедрасында татар телен камилләштерүче төркем студентлар арасында“Грамотей – гыйлемдар – 2014” шәһәр олимпиадасына сайлап алу туры узды.

Олимпиада Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законын үтәү максатларыннан оештырылды.

Олимпиада нигезләмәсе буенча, чарада, КДМУда белем алучы  студентлар катнашырга мөмкин һәм катнашучыларның саны чикләнмәгән иде. Нәтиҗәдә, Олимпиадада катнашырга дәвалау, педиатрия, социальэш факультетларыннан 36 студент теләк белдерде.

Олимпиада эше I турда оештырылды:

I тур – лексик-грамматик һәм коммуникатив биремнәрне, текст белән эшләүне үз эченә алган язма тур. Биремнәр югары белем бирү стандартларыннан чыгып төзелде.

Жюри әгъзалары әлеге чарага нәтиҗә ясап, аның зур оешканлык белән үтүен, студентларның татар теле буенча күнекмәләрне камил башкаруларын, аларны әзерләгән мөгаллимнәрнең эше нәтиҗәле булуын ассызыклады.

Җиңүчеләр -  олимпиада эшләрен иң яхшы башкарган студентлар, 25 апрельдә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техника университетында “Грамотей – Гыйлемдар – 2014” шәһәр Олимпиадасының  II турында КДМУ данын яклаячаклар.

 

Печать

3.04.14 КӨННЕ СОЦИАЛЬ ЭШ ФАКУЛЬТЕТЫНЫҢ 2 КУРС СТУДЕНТЛАРЫ (УКЫТУЧЫЛАРЫ Роза Мөнировна әмирова) Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “искән җилләр көенә” спектаклен карадылар

“Искән җилләр көенә” спектакле Зөлфәт Хәким пьесасы буенча куелган романтик комедия. СпектакльРамай исемле бер яшь егет хакында. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирә. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр икән ...? “ Искән җилләр көенә” тибрәлгәндә барыбыз да уйланып утырдык. Кеше булып калу өчен берникадәр биек­лектән карау да җитә икән ләбасаӘ без җирдән күтәре­лә алмыйча, һаман да бер урында таптанабыз.

 

 

Печать

Казан дәүләт медицина университеты һәм медицина-фармацевтика көллияте ”Мәгариф. Карьера.” дип исемләнгән 14-нче махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаштылар

Әлеге күргәзмә - югары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларының , гомуми һәм мәктәпкәчә тәрбия, чит илдә белем бирү учреждениеләренең мөмкинлекләрен күрсәтү, белем күтәрү, вакантлы эш урыннарын тәкъдим итү өчен уникаль мәйдан булып тора.

Күргәзмәдә компьютер технологияләре өлкәсендәге соңгы казанышлар, мәктәпкәчә тәрбия  учреждениеләре һәм уку йортлары өчен өр-яңа техник җиһазлар һәм мебель, әдәбият һ.б күрсәтелгән.

 

 

Октябрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Казанский ГМУ - ВУЗ здорового образа жизни. Мы здоровы - присоединяйся!

Интернет-приемная ректора Казанского ГМУ

420012, Казань, ул. Бутлерова 49
Тел.: (843) 236-06-52
Факс.: (843) 236-03-93
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.