Печать

КАЗАН ДӘҮЛӘТ МЕДИЦИНА УНИВЕРСИТЕТЫ ТАРИХЫ

1804 елның 18-ноябре. Император Александр I Казан университетын һәм аның составында табиблык фәннәре бүлеген гамәлгә куя.

1814 елның 15-мае. Казан университетында табиблык фәннәре факультеты ачыла.

XIX йөзнең беренче яртысы. Беренче профессорлар: К.Ф. Фукс, Ф.Х. Эрдман, И.О. Браун, Н.А. Скандовский, Е.Ф. Аристов. Анатомия театрын (1937 ел, классицизм шедевры) һәм университет клиникасын төзү.

ХIХ йөзнең икенче яртысы. Ф.В. Овсянников тарафыннан физиология лабораториясе ачыла (1858). Үзенчәлекле фәнни теоретик һәм клиник юнәлешләр формалаша: Д.Я. Данилевский (биохимия), Н.О. Ковалевский (физиология), В.В. Виноградов (терапия), К.А. Арнштейн (гистология), В.В. Пашутин (патфизиология), Е.В. Адамюк (күз авырулары), В.И. Разумовский (хирургия), В.М. Бехтерев (психиатрия), Л.О. Даркшевич (нерв авырулары) һ.б. «Неврология хәбәрләре» (1893) һәм «Казан медицина журналы»ның (1901) беренче басмалары дөнъя күрә. Яна клиник шәһәрчек төзелә, Бактериология институты ачыла (1899).

XX йөз – XX йөзнең 90-еллары башы.1930 елда медицина факультеты дәвалау (1930), санитария-гигиена (1930), педиатрия (1932), стоматология (1956), фармацевтика (1975) факультетлары булган мөстәкыйль институт статусы ала. В.С. Груздев, Н.А. Миславский, А.В. Вишневский, А.Д. Адо, В.Н. Терновский фәнни мәктәпләре чәчәк аткан чор. Дөньякүләм ачышлар исәбендә: оксидлашу фосфорилирланышы (В.А. Энгельгард, 1930), нейронара бәйләнешләрдә медиаторларның катнашуын тәҗрибә белән исбатлау (А.В. Кибяков, 1933); склераль синус блокадасы күренеше (А.Н. Нестеров, 1985). Казан медицина мәктәбе укучылары арасында – Россия ФА һәм МФАнең 7 академигы һәм әгъза-корреспонденты.

1992-1993 еллар. Яңа белгечлекләр ачыла: социаль эш, табиб-психолог, гомуми практика табибы, «Биотехника һәм медицина аппаратлары һәм системалары» белгечлеге табибы, медицинада менеджмент.

1994 елның 24-апреле. Казан дәүләт медицина институты университет статусын ала.

Июнь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Казанский ГМУ - ВУЗ здорового образа жизни. Мы здоровы - присоединяйся!

Интернет-приемная ректора Казанского ГМУ

420012, Казань, ул. Бутлерова 49
Тел.: (843) 236-06-52
Факс.: (843) 236-03-93
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.