Печать

КДМУның кыйммәтләр системасы

КДМУ үзенең 200-еллыгына якынлаша. Аның данлы тарихы - безнең төпбайлыкларыбызның берсе. Медицинада, мәгариф һəм фəн өлкəлəрендəуниверситетыбызның бөектрадициялəренәнигез салып,аларны гасырлардан-гасырларгатапшыручыларның яктыистəлеген без кадерлəп саклыйбыз. Без үз тарихыбызга “сиам игезәкләре” сыман аерылгысыз тоташканбыз – аерым-аерым яшәргә дә сәләтсезбез.

Табиб – шәфкатьле һөнәр. Җәмгыять сəламəтлеген кайгырту - эшчəнлегебезнеңтөп ориентиры.Без югары сыйфатлы белгечләр әзерләп кенә калмыйча, җәмәгать сәламәтлеген кайгырту, авыруларны булдырмый калу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә дә актив катнашабыз. Туган шәһәребезгә, Татарстаныбызга, Россиягə карата булган ватанпәрвәрлек хисләребез менә шунда чагыла – аларны без студентларыбызга да тапшырырга тырышабыз.

КДМУ - бердəмбергаилə, фикердəшлəр коллективы. Укытучылар һəм студентлар– барысы бер бөтен. Без һəр студентны уникаль шəхес итеп күреп, аңа үзенеңүсеш стратегиясен булдырырга ярдәм итәргә тырышабыз.Студентлык еллары уку-белем алудан гына тормый:без студентларның иҗтимагый һəм иҗади активлыкларын да һәрьяклап  хуплыйбыз. Максатыбыз - үзараконкурентлыкка сəлəтле белгечләрəзерлəү белəн беррəттəн,актив гражданлык позициясе булган шəхес тəрбиялəүдә.

КДМУ ул - җансыз биналар, лабораториялəр, клиникалар гына түгел, хезмəткəрлəр берлеге дә. Аларның иминлеге – безнең эшчəнлегебезнең сыйфатын һəм нəтиҗəлеген билгелəүче төп фактор. Һәр хезмəткəр өчен университет - ул аралашу тирәлеге дә, үзенең иҗади һəм социаль омтылыш-хыялларын, карьерадагы амбициялəрен тормышка ашыру урыны һәм мөмкинлеге дə.

КДМУ - табиб һəм галим династияләре традициялəрен тəрбиялəүче дә. Без хезмəткəрлəребезнең хокукларын ихтирам итəбез һəм саклыйбыз, аларның профессиональ һəм иҗади үсешлəренə булышлык итəбез. Без арабыздагы аерымлык-үзенчәлекләргә карата толерантлык саклап кына калмыйча, һәр шəхеснең уникальлеген, кабатланмас сыйфатларын таныйбыз һәм хуплыйбыз.

КДМУ - инде әллә ничә буын чыгарылыш өчен Alma Mater. Без КДМУны тәмамлаган белгечләрнең университетыбыз белəн хезмәттәшлек итү инициативасын һәрьяклап хуплап, үзебездә аларның белемнәре һәм профессиональ дəрəҗəлəре өчен һəрдаим мораль җаваплылык та сизеп яшибез.

Без, инде үзләренең университеттагы актив хезмəт эшчəнлекләрен төгәлләп, лаеклы ялга киткән хезмәткәрлəребезне кайгырту традициялəренә хөрмәт белән карап, аларны саклап калыр өчен тырышабыз.

Октябрь 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Казанский ГМУ - ВУЗ здорового образа жизни. Мы здоровы - присоединяйся!

Интернет-приемная ректора Казанского ГМУ

420012, Казань, ул. Бутлерова 49
Тел.: (843) 236-06-52
Факс.: (843) 236-03-93
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.