Печать

Абитуриентларга

Сез документларыгызны Казан дәүләт медицина университетына тапшырырга җыенасыз. Үзегездә авыруларга һәм көч сезләргә ярдәм итәрлек көч барын сизәсез икән, намус һәм бурычны горурлык белән эчкерлелектән өстен куя аласыз икән, кешенең иң кадерле нәрсәсен — гомерен үз кулыгызга алып, аны үз йөрәк  җылыгыз белән бергә кире кайтарып бирердәй сәләтегез бар икән — университетыбызның ишекләре Сезнең өчен ачык!

абитуриентларга мөрәҗәгать

 

Кадерле дуслар!

Сәламәтлек саклау бүгенге көндә  Россия Федерациясендә һәм җир йөзендә хәрәкәтчел үсүче тармакларның берсе.

Нәкъ медицина, 1000 еллык традицияләрне иң югары технологияләр белән берләштерә ала.

Нәкъ cәламәтлек саклау яңа инновацион чишелешләр, фәнни ачышлар, технологик казанышлар алдында тора. Шул ук вакытта безнең һөнәребез гомумкешелек кыйммәтләре – мәрхәмәтлелек, рәхимлелек, ярату, намуслылык, риясызлык белән дә бәйле. Болар барысы да иң мөһим максатка -  халык сәламәтлеген  саклауга юнәлдерелгән.

Халык сәламәтлеген саклаучылар гаиләсенә керергә карар кылганда, Сез кешелеккә хезмәт итү вазифасы юлын, югары профессиональлек юлын, Ак халатлы фәрештәләр юлын сайлыйсыз!

Татарстан Республикасы
сәламәтлексаклау министры 
А.З.Фаррахов
 
 
 

Хөрмәтле абитуриентлар!

Сезне Россиянең иң борынгы вузының берсе Казан дәүләт медицина университеты сәламлый!

Киләсе елда дистәләгән буын табибларын, галимнәрен үстергән Alma Materның 200еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без – лидерлык позицияләрен тотучы, җир шарынының һәм илебезнең барлык төбәкләрендә эшләүче белгечләр әзерләп чыгаручы, хәрәкәтчел үсүче вуз..

Университетыбызның үзенчәлеге шунда, Татарстан вузлары белән чагыштырганда бездә иң күп чит ил студентлары белем ала (46 илдән 400дән артык студент). Без - интернациональ вуз!

Безнең вуз студентлары һәм укытучылары чит илләрдәге Университетларда һәм клиникаларда стажировка үтәләр. Без медицина белемен үстерүдә дөньякүләм трендларга юнәлеш алган вуз.

Килегез, һәм без сезгә Казан дәүләт медицина университетының 200 ел дәвамында тупланган тәҗрибәсен бирербез.

Хөрмәт белән
КДМУ ректоры,
 профессор А.С. Созинов

 

Август 2018
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Казанский ГМУ - ВУЗ здорового образа жизни. Мы здоровы - присоединяйся!

Интернет-приемная ректора Казанского ГМУ

420012, Казань, ул. Бутлерова 49
Тел.: (843) 236-06-52
Факс.: (843) 236-03-93
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.