Печать

Казан дәүләт медицина университеты

Ответственный за раздел:
доцент кафедры русского и татарского языка
Амирова Роза Мунировна

Помощник ответственного за раздел
заведующая кафедрой
русского и татарского языка,
доцент, кандидат филологических наук
Фидаева Лилия Ильдусовна

КАЗАН ДӘҮЛӘТ МЕДИЦИНА УНИВЕРСИТЕТЫ - җәмгыятьнең һәм шәхеснең югары медицина белеме алуга, медицина-биология фәннәре үсешенә, фәнни медицина гыйлеменә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүче катлаулы функцияле күп баскычлы дәүләт югары медицина уку йорты – илебездәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814-елның 2(14) маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Бу факультет илебез медицинасы тарихында күренекле роль уйнаган.

Университетның медицина факультетында (1930-елдан – Казан медицина институтында) төрле елларда күп кенә атаклы галимнәр: анатомнар П.Ф.Лесгафт, В.Н.Тонков, В.Н.Терновский һ.б.; гистологлар А.С.Догель, А.Н.Миславский, Н.Г.Колосов; патфизиологлар Н.М.Любимов, Ф.Я.Чистович, И.П.Васильев; физиологлар Н.О.Ковалевский, А.Ф.Самойлов, Н.А.Миславский; терапевтлар Ф.Х.Эрдман, К.Ф.Фукс, С.С.Зимницкий, Н.К.Горяев, Ә.Г.Терегулов; хирурглар А.В.Вишневский, А.А.Вишневский, И.В.Домрачев, И.Ф.Харитонов; акушер-гинекологлар В.С.Груздев, П.В.Маненков; психоневрологлар В.М.Бехтерев, Л.О.Даршкевич, Л.И. Омороков һ.б. укыган һәм эшләгән.

Илебездәге бүгенге көнгәчә әһәмиятләрен югалтмаган иң зур медицина мәктәпләре һәм фәнни юнәлешләрнең барлыкка килүе һәм үсүе иң беренче чиратта нәкъ менә шушы исемнәргә бәйле. Казан галимнәре язган дәреслек һәм ярдәмлек кулланмалар буенча күп кенә буын врачлар белем алган.

1994-елда Казан дәүләт медицина институтына көчле педагогик һәм фәнни потенциалга ия югары уку йорты буларак университет статусы бирелде.

Университетыбыз РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының югары белем бирү һәм фәнни-тикшеренү системасына керә.

КДМУ ның югары үзидарә органы – университет Уставы нигезендә эшләп килүче Гыйльми Совет.

Һөнәри белем бирү өлкәсендә уку- укыту эшчәнлеге алып бару хокукы бирә торган 0489-номерлы лицензия фән һәм мәгариф өлкәсендәге Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән.

Белгечләрне дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика, стоматология, фармацевтика, югары белемле шәфкать туташлары әзерләү факультеты һәм социаль эш факультетларында әзерлиләр. Университетта медицина училищелары укытучыларының белемен күтәрү факультеты һәм табибларга дипломнан соң белем бирү бүлеге эшли. 2012 елдан университет составына урта һөнәри белем программаларын гамәлгә ашыручы медицина-фармацевтика колледжы да керә.

КДМУ Идел буе һәм Урал регионнарының 10 республикасы һәм өлкәсе өчен максатлы рәвештә белгечләр әзерли.

Университетыбызда 19 гасырның ахыры – 20 гасырның башыннан 2 фәнни-гамәли басма – “Неврология хәбәрләре” һәм “Казан медицина журналы” нәшер ителә. 1934-елдан башлап  “Казанский медик” газетасы чыгып килә.

Университетта уку дәверендә студентларга врач профессиясен үзләштерү генә түгел, ә бәлки үз көчләрен фәнни тикшеренүләрдә сынап карау мөмкинлеге дә бирелә.

Университетыбызда студентларга яшәү, сәламәтлекләрен кайгырту һәм рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. 1850 урынлык 6 тулай торак бар. Тукланыр өчен ашханә һәм буфетлар эшли. Ел саен инде традициягә әйләнгән үзешчән сәнгать фестивальләре, Белем  көне, “Табиб вәгъдәләре” бирү тантаналары уза. Студклубта вокал, бию, ШТК - “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) коллективлары,  эстрада миниатюралары театры эшли. Спорт белән шөгыльләнәм дисәң – 3 спорт залы, тренажерлар залы, чаңгы базасы, җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеры бар. “Тулпар” һава клубы һәм “Бентос” су асты клубы кебек эксклюзив клублар бары бездә генә! Тулай торакларның барысында да спорт мәйданчыклары булдырылган.

Студентларыбызның сәламәтлеген университетның сәламәтлек пунктында - стоматолог һәм терапевтлар, диспанзеризация чорында исә профильле кафедраларның башка белгечләре тикшереп-кайгыртып торалар.

Май 2017
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Казанский ГМУ - ВУЗ здорового образа жизни. Мы здоровы - присоединяйся!

Интернет-приемная ректора Казанского ГМУ

420012, Казань, ул. Бутлерова 49
Тел.: (843) 236-06-52
Факс.: (843) 236-03-93
e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.